Приветствую Вас Гость
Форма входа
Сертификат

Сертификат о публикации

Родной язык, литература - Внеклассное мероприятие


Главная » Предметы » Родной язык, литература » Внеклассное мероприятие


Классный час «Поговорим о маме», Родной язык и литература, 3 класс

Классный час «Поговорим о маме», Родной язык и литература, 3 класс.

Автор: Гатауллина Гульгена Равиловна, учитель начальных классов МБОУ «Осиновская гимназия имени С.К. Гиматдинова Зеленодольского муниципального района РТ».

Мероприятие направлено на воспитание у детей чувства уважения, любви к матери, сплочение родителей и детей, развитие у детей творческих и художественных способностей.

Цель: Воспитание чувства любви, уважения к матери, к женщине.

Задачи: Развитие творческих способностей, выразительной речи учащихся, формирование ценностных отношений между людьми.

Чара: сыйныф сәгате
Класс: 3а
Тема: Сөйлим әнием турында
Максат: әниләргә карата мәхәббәт, хөрмәт хисләре тәрбияләү; ананың бала өчен иң изге, кадерле, бөек кеше икәнлеген аңлату; проект эшләрен яклау аша сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.
Җиһазлау: проект эшләреннән (газета, буклет, рәсемнәр, фотоколлаж) күргәзмә; интерактив такта, проектор, презентация (elite panaboard book), компьютер.

I. Оештыру. Эшчәнлеккә мотивлаштыру
Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.
-- Исәнмесез, укучылар һәм кунаклар.
- Карагыз әле, балалар, бүген безгә кунаклар килгән. Әйдәгез, кунакларга, бер – беребезгә якты елмаюларыбызны бүләк итик!
(Басып кунакларны каршылыйлар, сәламлиләр).
II.Уку мәсьәләсе кую
Укытучы шигырь укый:
Мин шатлансам, ул – бәхетле,
Елаганда – юата,
Тәмле ашлар белән сыйлый,
Салкыннарда – җылыта.
Зур үссәм дә, аның өчен,
Мин әле һаман нәни,
Кем ул, дисез? Белмисезме?
Әлбәттә, минем әни! (Балалар шигырьдә яшерелгән “әни” сүзен табарга тиеш).
- Укучылар, бүгенге сыйныф сәгатенең темасы, димәк, ... (Вариантлар)
“Сөйлим әнием турында”
1 слайд
- Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, ни өчен бу теманы сайладык? Парларда уйлашыгыз әле.
- Җавапларыгыз дөрес.
2 слайд (Әниләр көне турында информация)
- Бүгенге дәрестә нәрсә эшләрбез?
Әниләр турында сөйләшербез, рәсемнәр күрсәтербез, җырларбыз һ. б
Әни турында шигырь уку.
- Укучылар, чыннан да, әни кем соң ул? (Җаваплар)
III.Уку мәсьәләсен чишү
1. Проект эшләренә нәтиҗә ясау
- Мин беләм, сез бүгенге дәрескә бик тырышып әзерләндегез. Әниләрегез турында сочинение, хикәяләр яздыгыз, рәсемнәр ясадыгыз, җырлар өйрәдегез. Без эшләрегездән күргәзмә ясадык. Менә ул. (Күргәзмәне ачу).
Афәрин! Әниләрегезне бик яратуыгыз күренеп тора.
Әйдәгез, кемнәрне тыңлыйбыз?
(3 укучы әниләре турында башкарган проект эшләрен презентацияли.3 слайд)
2.Әниләр, аларның кызыксынулар, һөнәрләре турында мәгълүматларны баету.
Укучылар, безнең 3а сыйныфта 24 укучы. Сез инде балалар бакчасыннан бергә, 3 ел мәктәптә укыйсыз. Бер – берегезнең әниләрегез турында яхшы беләсезме икән?
Әйдәгез, бер уен уйнап алыйк. (Дәфтәрдә башкарыла)
1 хәреф- ... әнисе исемендә 3 нче хәреф.
2 – .... әнисендә – 7нче;
3 – .... әнисендә – 5нче;
4 – ... әнисенең фамилиясендә – 1нче;
5 – ... әнисендә 3 нче;
6 – ... әнисендә 5 нче;
7 – .... әнисендә 1 нче;
8 – .... әнисендә 5 нче хәреф.
- Нинди сүз килеп чыкты? (Тәрбияче)
- Ул нәрсәне аңлата?
- Балалар, кемнәрнең әниләре тәрбиче булып эшли? Басыгыз әле.
- Әниләрегез турында безгә сөйләгез әле. (4 cлайд)

3. Әниләрнең хезмәттәге уңышлары белән кызыксынырга, горурланырга өйрәтү
а)Профессияләр турында шигырь укыла.
Бик тырыш безнең әниләр,
Эшләрендә – хөрмәтле,
Эшчән, уңган әниләрдән
Без дә алыйк үрнәкне!
Сезгә тагын бер сорау: бу кем?
Кайчандыр ул безнең гимназиянең тырыш укучысы иде. Бүген ул класстагы бер укучының әнисе. Быел аны бик тырышып эшләгәне өчен аны
Россия Презеденты кул куйган Грамота, медаль белән бүләкләделәр. Кем ул?
- ..., безгә әниең турында сөйлә әле. (5 cлайд)
- Балалар, тагын кемнәрнең әниләре аш пешерүче булып эшли? (Җаваплар)
б)Өстәлгә кәрзин белән кыяр, помидор, борыч, салат куела.
-Укучылар, бу нәрсә?
-Безгә каян килгәннәр алар?
- Әйе, безнең гимназия ашханәсенә“ ... ” совхозы һәрвакыт яшелчәләр җибәреп тора. Рәхмәт аларга. (6 cлайд)
- Безнең әниләребез дә совхозда эшли бит. Я, басыгыз әле, кемнең әниләре яшелчә үстерә?
- Кем әнисе турында сөйли?
.... әнисенә быел тырыш хезмәте өчен Грамота, зур бүләк бирделәр. .... апагыз да кайчандыр безнең гимназиядә укыган иде.

4.Әниләргә карата мәхәббәт, хөрмәт, шәфкатлелек хисләре тәрбияләү.
-Безнең .... посёлогында тагын бер зур предприятие бар. Анда безнең әниләребез дә тырыш хезмәт куялар.
-Кем белә, ул нинди предприятие? Биредә кемнәрнең әниләре эшли? (7 cлайд)
- Балалар, без бүгенге дәрескә әниләрне чакыра алмадык. Алар эштә. Ләкин виртуаль рәвештә алар безгә үзләренең теләкләрен әйтергә телиләр. Тыңлыйбызмы? (Видеоязма)
IV. Рефлексия.
- Укучылар, дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Нинди нәтиҗә ясыйбыз? (Нәтиҗә чыгаралар) (8 cлайд)
V.Өй эше
- Укучылар, бүгенге сөйләшүебезне бер дә онытмасагыз иде. Мин сезгә чәчәк тоткан аю баласы рәсеме төшкән открыткалар таратырга телим. Игътибар итегез: бу чәчәк рус телендә незабудка дип атала! Сез аны үрнәк буенча ясап бетерегез, матур теләкләрегезне язып, әниләрегезгә бүләк итегез. (9 cлайд)
Җыр





Мы будем благодарны если Вы поделитесь ссылкой


Загрузка материала будет доступна через 10 секунд ...
Категория: Внеклассное мероприятие | Добавил: Гуля4583 | Теги: 3 класс, классный час, поговорим о маме, Родной язык, литература
Просмотров: 279 | Загрузок: 7 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Другие материалы по теме
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Партнер сайта

Банк Интернет-портфолио учителей
УчМаг

Наша кнопка
Поиск по сайту

Онлайн

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0